Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарча имтихан биремнәренең сыйфаты шик уята – Айдар Шәйхин
“Гыйлем” проекты авторы татарча имтихан бирүчеләрнең аз булуын имтихан биремнәренең сыйфаты түбән булуда күрә.
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Имтихан биремнәренең татар теленә тәрҗемәсе шик уята. “Гыйлем” проектының авторы Айдар Шәйхин имтиханнарны татарча бирергә теләүчеләрнең аз булу сәбәпләренең берсе дип шуны атый. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.
“Имтиханнарны татарча бирүчеләр артсын өчен, беренчедән, ата-аналар белән эшләү, мәктәпләрдә аңлатып хәбәр бирү җитмәде. Күп мәктәпләрдә татар телендә имтихан биреп булу хәбәрен кыш көннәрендә генә әйттеләр. Мәктәпләрдә имтиханнарга рус телендә әзерләнә башлыйлар, шуңа татар теленә күчү авыррак була. Икенчедән, укучылардан контроль-бәяләү материалларында һәм демо-вариантларда имтихан биремнәренең тәрҗемә сыйфаты шик уятуы турында ишеткәнем бар. Дәреслекләр - бер, ә биремнәр икенче төрле булса, укучыда шик уяна. Өченчедән, полиграфия мәсьәләсе дә бар. H2O дигәндә О төшеп калса, укучы биремне дөрес аңламаячак. Ул аны үзенчә эшләячәк, әмма җавабы дөрес булмас. Моннан баллар югала, ә имтиханнардан укучының язмышы хәл ителә. “Гыйлем” проектының имтихан биремнәрен татар теленә тәрҗемә итү эшендә катнашырга теләге бар иде. Әмма без үзебезнең әле бу эшкә әзер түгел икәнен аңладык. Бу эшкә киләчәктә алынырбыз дип уйлыйм", - ди Айдар Шәйхин.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” “Гыйлем” проектының төп имтиханнарга белешмәлек ясарга теләве турында әйткән иде. Белешмәлекләр, беренче чиратта, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре өчен булачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру буенча милли мәгариф рейтингын төзегән иде. Рейтингтан чыгып, укучыларның татар телендә имтиханнарны тапшырасы килми дигән нәтиҗә ясап була. Хәтта алдынгы саналган районнарда да күрсәткечләр 12 проценттан башлана. Димәк, татар телендә имтихан тапшырырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Районнарның яртысында диярлек татар телендә имтихан бирүче, гомумән, юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз