news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант” язуда 9 яшьлек баладан алып, 90 яшькәчә өлкәннәр дә катнаша

Узган ел Канада балалары әлеге акциягә күпләп кушылган, диде галимә Гөлназ Мөгътәсимова.

“Татарча диктант” язуда 9 яшьлек баладан алып, 90 яшькәчә өлкәннәр дә катнаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”ны төрле яшьтәге “укучы”лар яза. Бу хакта бүген әлеге чараны оештыруга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Без социологик тикшеренү алып бармадык, әмма диктант язарга балалар да, өлкәннәр дә килә. Узган ел КФУдагы төп мәйданчыкта 9 яшьлек бала да, 90 яшьлек әби дә бар иде”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Чит илләрдә дә диктант язучыларның яше төрле.

“Былтыр Азәрбайҗан, Төмәннән язучылар бар иде. Төмәннән килгән диктантлар арасында Аяз Гыйләҗев текстында сүзләрне казакча язган кешеләр очрады. Без аларны милләт буенча тикшермибез, диктант язучы үзенең исем-фамилиясен генә күрсәтә бит. Ялгышмасам, Канадада балалар күп язган иде. Моны без аларның язу рәвешеннән аңладык”, - диде КФУ галиме Гөлназ Мөгътәсимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100