news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант” текстларының басма һәм аудиоязма вариантларын махсус сайттан табып була

Diktant.tatar сайтында һәм социаль челтәрләрдә кагыйдәләр һәм тексттагы кыен язылышлы сүзләр белән дә танышырга мөмкин.

“Татарча диктант” текстларының басма һәм аудиоязма вариантларын махсус сайттан табып була
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 27 октябрьдә дөньякүләм язылачак “Татарча диктант”ның текстын, аудиовариантын, кагыйдәләр һәм кыен язылышлы сүзләрне махсус сайтлардан карарга була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтте. Матбугат очрашуы әлеге чараны уздыруга багышланган иде.

“Diktant.tatar сайтында бүгеннән башлап текст буларак языласы әсәрләр аудио вариантта чыга, шунда ук текстлары да урын алачак. Авыр язылышлы сүзләрне, кирәкле кагыйдәләрне “Татарча диктант”ның төрле социаль челтәрләрендә булган төркемнәренә чыгарып барабыз. Әзерлек ягыннан быел һәрьяклап булышабыз. Диктант дигәч, мин үзем калтырап куям, чөнки минем рус теленнән бердәнбер дүртлем бар, ул грамматика өчен куелды. Диктант сүзе - минем өчен стресс. Ул башкаларга да шулай тәэсир итмәсен иде”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, кыен язылышлы сүзләр диктант уздырыласы бүлмәләрдәге тактага да эленәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100