news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак

Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн язарга була, диде Тәбрис Яруллин.

“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”ны өйдән чыкмыйча гына онлайн рәвештә дә язарга мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтте.

“Ниндидер сәбәпләр аркасында, теләге булган кеше диктант язу урынына бара алмаса, аны өендә утырган килеш тә онлайн яза ала. Быел “Татарча диктант”ны онлайн рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша язарга мөмкин. Бу очракта диктант язучы кеше үзенә-үзе билге дә куя ала. Дөрес, бәяләү критерийларын филологлар әзерләде. Диктантны язып бетергәч, текст белән чагыштырып, хаталарны тикшерергә мөмкин”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, диктантны онлайн язучыларга ташламалар каралган. Алар җиңелрәк саналган “Нечкәбил” әкиятеннән өзек язачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100