news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ны КФУ галимнәре тикшерәчәк – Әлфия Йосыпова

“Татарча диктант”ны татарча белгән һәм үзенең белемен татар телендә сынап карарга теләгән һәр кеше язарга тиеш”, - дип саный галим.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Татарча диктант”ка багышланган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова “Диктантка кемнәр килергә тиеш, кемнәрне чакырыр идегез?” дигән сорауга җавап бирде.

“Минемчә, “Татарча диктант”ны татарча белгән һәм үзенең белемен татар телендә сынап карарга теләгән һәр кеше язарга тиеш. Шуңа күрә без бу форумга һәм студентларны, һәм мәктәп укучыларын, һәм Казанда яшәүче татар телен белгән, яраткан, белемен сынап карарга теләгән Казан халкын чакырабыз. Безгә Татарстанның районнары да, шәһәрләре дә кушылып китәр дигән өметтә калабыз”, - диде галим.

“Татарча диктант” эшләрен Казан федераль университетының Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимнәре тикшерәчәк. Бу хакта Әлфия Йосыпова:

“Диктант эшләрен Казан федераль университеты мөгаллимнәре тикшерә. Узган ел да бу эш безгә йөкләнгән иде. Казанда язылган, хәтта төбәкләрдә филологлар булмаган очракта да диктантларны Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллимнәре тикшерде. Быел да диктантларны тикшерү буенча команда төзелде. Аның составында профессорлар һәм доцентлар бар. Диктантларга гадел бәя биреп, вакытында нәтиҗәләрне “Татарча диктант”ның сайтына һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына тапшырырбыз”, - диде Әлфия Йосыпова.

Диктантны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да язып булачак. Кунаклар институтның 300 кеше сыйдыра алырлык актлар залына озатылачак. Монда 15 минут алдан килеп, урынны алып калырга кирәк булачак. Һәр кешегә дә бер кәгазь бите һәм кирәк очракта каләм таратылачак.

Бу акциягә 10 ил һәм 20 Россия төбәге кушылды.

Казанда “Татарча диктант” узачак урыннар:

1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103)
5. Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 25 ноябрьдә 10:00 да башланачак. “Акыл фабрикасы” 12:30 сәгатьтә “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә үткәреләчәк. Бу чарада барлыгы 100 кеше катнаша ала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100