Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле
“Татар информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенең кайда һәм ничәдә үткәреләчәге билгеле. Диктантны язу урыннары “Татарча диктант”ның рәсми сайтында урнаштырылган.
- “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.
Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар, язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктантны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.
Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.
“Татарча диктант”ның Россия шәһәрләрендә узачак кайбер төп урыннарын тәкъдим итәбез:
Татарстан республикасы – 13:00, Казан шәһәре, КФУ (ИФМК), Татарстан урамы, 2
Мәскәү – 13:00, Кече Татар тыкрыгы, 8
Санкт – Петербург – 13:00, 11нче Юл, 14/39
Төмән – 10:00, Республика урамы, 9
Башкортстан республикасы – 13:00, Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы 3а, 3нче корпус, 409нчы бүлмә, М. Акмулла ис. БДПУ
Алтай төбәгендә – 14:00, Барнаул шәһәре,Төзүчеләр проспекты,21
Иркутск өлкәсе – 13:00, Иркутск шәһәре, Чехов урамы, 10
Киров өлкәсе – 13:00, Нократ Аланы шәһәре, "Җиңү" мәдәният йорты, 175нче бүлмә
Краснодар крае – 13:00, Краснодар шәһәре, Ставрополь урамы,149
Мордовия Республикасы –10:00, Саранск шәһәре, Октябрьнең 70 еллыгы проспекты урамы, 163А, Ислам мәдәният үзәге
Омск өлкәсе – 14:00, Омск шәһәре, Добровольский урамы, 5/1, Яшьләр библиотекасы “Квартал, 5/1”
Пермь краенда – 12:00, Перьм шәһәре, Петропавловская урамы, 25, А.С. Пушкин ис. шәһәр үзәк китапханәсе
Ростов өлкәсе – 13:00, Ростов-на-Дону шәһәре, Пушкин урамы, 175а, “Дон-халык дәүләт китапханәсе”
Самара өлкәсендә – 15:00, Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9, "Халыклар дуслыгы йорты"
Саратов өлкәсе – 13:00, Саратов шәһәре, Радищева урамы, 32, МБУ “Милли татар гимназиясе”
Свердловск өлкәсе – 12:00, Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24, Каюм Насыйри исемендәге институт.
Удмурт республикасы – 13:00, Иҗау шәһәре, Бакча урамы, 1, Муса Җәлил исемендәге китапханә
Чуаш Республикасы – 13:00 Новочеркасск шәһәре, Көньяк урамы, 6, Давыдов-Анатри исемендәге китапханә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз