news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ны дөнья күләмендә әйтеп яздыручының исеме әлегә сер булып кала

Гадәттә, ул я диктор, я театр актеры була, диде Тәбрис Яруллин.

“Татарча диктант”ны дөнья күләмендә әйтеп яздыручының исеме әлегә сер булып кала
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Дөньякүләм “Татарча диктант”ны кем әйтеп яздырачагын оештыручылар әлегә сер итеп саклый. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин журналистларга “укытучы”ның исемен диктант көне алдыннан гына хәбәр итәчәген әйтте.

“Без шундый теләк белдердек, текстны укучы бөтен дөньяга танылган кеше булырга тиеш. Аны авылда да, шәһәрдә дә, язучылар, укытучылар, интеллигенция вәкилләре танырлык булсын. Икенче яктан, кеше күз алдындагы, танылган кеше әле ул тексны дөрес, аңлаешлы һәм яхшы укый дигән сүз түгел. Минем үземнең дә Казан технология университетында диктант тексты укыганым бар. Бик авыр эш икән ул, матбугат конференциясенә килеп кенә сөйләшеп утыру түгел. Шуңа күрә диктант текстын укучының сөйләме дә, интонациясе дә төзек, аңлаешлы булсын иде дип тырышабыз. Гадәттә, ул я диктор, я театр актеры була”, - диде Тәбрис Яруллин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100