news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде

Нәтиҗәләр белән http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп танышырга була.

“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде
Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарча диктант”ның билгеләре сайтка урнаштырылган. Аларны http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп белергә була.

Эзләү юлында диктант язган кешенең исем-фамилиясен кертсәң, нинди билгегә язганы күренә.

Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә "Татарча диктант" яздылар. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Татарча язу буенча үз белемен 2 меңләп кеше тикшереп карады.

Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:

“5ле” алучылар – 29 процент;

“4”ле гә язучылар – 27 процент;

“3”ле алучылар – 36 процент;

“2” ле – 8 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100