news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ны бер хатасыз язучыларны Казанга җыеп бүләклиләр

Алдынгыларга алтын төсендәге түштамгалар, сертификат һәм бүләкләр тапшырылачак, диде Тәбрис Яруллин.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”ны дөньяның төрле почмагында бер хатасыз язучыларны быел беренче тапкыр Казанга җыеп бүләклиләр. Бу хакта бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтте.

“Быел без яңа мотивация ысулы уйлап таптык. Диктантын өчле яки дүртлегә язучыларның билгесе күрсәтелми, аларга акциядә катнашу турындагы сертификат бирелә. Бишлегә язучыларның катнашу кәгазендә билгесе куела. Ә текстны бер хатасыз язучыларны, Казанга аерым җыеп, алтын төсендәге түштамгалар, сертификатлар, бүләкләр бирергә уйлап торабыз. Бу барлык эшләрне анализлап, ахыргы нәтиҗәләр билгеле булгач, декабрь башларында узар дип көтелә”, - диде Тәбрис Яруллин.  

  • Дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100