news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле

Барлыгы 2 меңнән артык эш тикшерелгән.

“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарча диктант”ның гомуми нәтиҗәләре билгеле. Аларны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Гүзәлия Гыйниятуллина җиткерде.

Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә "Татарча диктант" яздылар. Әлеге чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде.

Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:

“5ле” алучылар – 29 процент;

“4”ле гә язучылар – 27 процент;

“3”ле алучылар – 36 процент;

“2” ле – 8 процент.

Гүзәлия Гыйниятуллина барлыгы 2 меңнән артык эш тикшерелгәнен әйтте. 2016 елда татарча диктантны 700 тирәсе кеше язган.

Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доцентлары төбәгенә карап хаталар аерылуын билгеләп узды. Берничә көннән хаталарга анализ ясалган мәгълүмат белән тулырак материал басылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100