news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант” нәтиҗәсе буларак “Язуда еш очрый торган хаталар” белешмәсе чыгачак

"Ул үз эшләрендә татар телен кулланучыларга бер белешмә, нигез булыр”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 25 ноябрьдә уза торган “Татарча диктант” нәтиҗәсе буларак “Язуда еш очрый торган хаталар” белешмәсе чыгачак. Бу хакта “Татарча диктант”ка багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова әйтте.

“Диктантның эшләрен тикшереп бетергәннән соң, галимнәр тарафыннан “Язуда еш очрый торган хаталар” дигән белешмәлек чыгарырбыз. Ул аеруча безгә, интернетта күп язучылар өчен, үз эшләрендә татар телен кулланучыларга бер белешмә, нигез булыр”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Бу акциягә 10 ил һәм 20 Россия төбәге кушылды.

Казанда “Татарча диктант” узачак урыннар:

1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103);
5. Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51).

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 25 ноябрьдә 10:00 да башланачак. “Акыл фабрикасы” 12:30 сәгатьтә “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә үткәреләчәк. Бу чарада барлыгы 100 кеше катнаша ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100