news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгән

КФУ доценты сүзләренчә, быел хаталар азрак булган.

“Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты Рузилә Сәлахова “Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгәнен әйтте.

“Татарча диктант” акциясенең күпчелек эшләрен КФУ мөгаллимнәре тикшерде. Без инде барлык диктант эшләрен дә тикшереп бетердек”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Рузилә Сәлахова.

Аның сүзләренчә, иң күп киткән хаталар морфологик принципка карый. “Күбебез ишетелгәнчә яза, ирен гармониясенә бәйле хаталар, “ө” белән “о” хәрефен, “н” белән “ң” хәрефен бутау бар. Әмма коллегаларым быел хаталарның азрак булуын әйтте”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot