news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле

Татарстаннан катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачак, төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли әсәреннән өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш ителә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә узачак «Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар язучылары әсәрләреннән өч төрле өзек әзерләгән.

Татарстаннан катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачак. Төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли әсәреннән өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot