news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант” чарасын оештыручылар еш очрый торган хаталарны атады

Кайбер хәрефләр һәм парлы сүзләр язылышына, аерымланган хәлләргә игътибар итәргә кирәк, ди Гөлназ Мөгътәсимова.

“Татарча диктант” чарасын оештыручылар еш очрый торган хаталарны атады
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”ны язганда еш очрый торган хаталар билгеле. Бу хакта бүген әлеге акцияне уздыруга багышланган матбугат очрашуында КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова әйтте.

“Узган елгы тәҗрибәләрдән чыгып, шуны әйтә алабыз. “О”, “ө”, “ү”, “э” хәрефләренең язылышына игътибар итсәләр яхшы булыр иде. Кайбер парлы сүзләрдә еш кына хаталар китә. Тыныш билгеләре куелышында һәрвакыт аерымланган хәлләр кыенлык тудыра”, - диде галимә.

Гөлназ Мөгътәсимова диктант текстының укылыш үзенчәлекләренә дә тукталып үтте. “Текст язарга берәүне дә мәҗбүри китермиләр. Бу – шатлыклы вакыйга, үзеңне сынап карау гына. Бишлегә язсалар, әлбәттә, шатланабыз, икеле куелмый.  Иң элек текст тулысынча, аннары җөмләләп укыла. Өченче тапкыр, сүзтезмә һәм сүзләп әйтелгәч кенә язарга керешәләр", - диде доцент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100