news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарча диктант” акциясендә татар журналистларының да катнашуы көтелә

Акциянең максаты – әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, 25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Акциядә татар журналистларының да катнашуы көтелә.

"Татарча диктант" язачак татар журналистлары арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, "Татарстан яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, “Болгар” радиосы журналистлары да бар. Журналистлар “Татарча диктант”ны "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә язачак.

“Болгар” радиосы журналисты Чулпан Галиәхмәтова фикерләре белән уртаклашты: “Диктантка үземне сынап карау өчен барам, чөнки мәктәптә укыганда, татар теленнән диктантны бервакытта да “бишле” билгесенә яза алганым булмады. “Бишле”гә язарлык дәрәҗәгә җиттемме икән дип барам. Татар телендә бик иркен сөйләшәм, орфографиямне дә тикшереп карыйсым килә. Татар телле радиода эшләгән кеше буларак, безгә татар теле бик якын, шулай ук түрәләрнең дә татарча белүен телибез”, - диде ул.

"Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Азербайҗанда узачак. Татарча диктант язуда һәр кеше катнаша ала. Диктантны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. Тулы мәгълүмат "Татарча диктант" проекты сайтында урнаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100