news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарча Чыршы бәйрәме

Татарча Чыршы бәйрәме

(Екатеринбург, 31 декабрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердлов өлкәсендә яшәүче татар балалары өчен бу көннәрдә бик күңелле вакыйга булып узды. Ничәмә-ничә еллардан соң беренче тапкыр өлкә күләмендә татарча Чыршы бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән 150 татар баласы катнашты. Чыршы бәйрәме Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге һәм Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре көче белән оештырылды.

Бәйрәмне Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равиль Бикбов ачып җибәрде. Яңа ел бәйрәме белән котлап, ул балаларны туган телне, туган милләтне яратырга чакырды.

Чыршы бәйрәме төрле уеннарга, әкияти персонажларга, җыр һәм биюләргә бик бай булып узды. Екатеринбург малае өч яшьлек Рөстәм Садриев хәтта Кыш бабай белән татарча исәнләшергә дә өйрәнде.

Гомумән, кичә балалар өчен бик күңелле булып узды. Балалар үзләре бик матур концерт та әзерләп килгәннәр иде. Тамашачылар Екатеринбургтан Лиана Котлыева, Ксюша Мөнироваларның җырлавын, Әртә районының Әҗегол авылыннан бирле килгән балаларның чыгышын бик яратып кабул итте. Әҗегол балалары үзләре дә, аларны алып килгән “Күбәләк” балалар ансамбле җитәкчесе Галия апалары Зәйнуллина да бәйрәмне бик ошатуларын әйтеп, иксез-чиксез рәхмәт белдерделәр.

Чыршы бәйрәмендә Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре “Сәләтле балалар” программасында катнашучы балаларны да билгеләп үттеләр, ә башкаларны аларга тиңләшергә чакырдылар. Бәйрәм “Күгәрчен” үрнәк балалар ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100