news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча белүче немец, күренекле тюрколог Клаус Шёниг вафат булган

Тюрколог–профессор Клаус Шёниг фәнни эшчәнлеген Майнц университетында “Татар теленең ярдәмче фигыльләре” дигән хезмәттән башлаган.

(Истанбул, 28 июн, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татар телен камил белүче һәм дөньякүләм танылган немец галиме, Клаус Шёниг (Claus Schoenig) 23 июнь көнне 64 яшендә вафат булган. Бу турыда Сакария университеты галиме, доцент Мостафа Алтун һәм Әгәй университеты тюркология профессоры Мостафа Өнәр хәбәр итте.

Тюрколог–профессор Клаус Шёниг 1980нче елларның башларында Майнц университетында “Татар теленең ярдәмче фигыльләре” дигән хезмәт язып, фән дөньясына аяк баскан. Аның ул диссертациясе күренекле татар-төрек галиме, тюрколг-монголовед Әхмәт Тимер ярдәме белән язылган. Бу хакта Әхмәт Тимер “60 ел Алмания: 1936-1996” дигән китабында искә ала.

Танылган милләттәшебез Әхмәт Тимер 1981 елда Майнц университетына кунак профессор буларак укытырга бара. Аны Берлин югары уку йортында бергә белем алган курсташы, профессор Йоханнес Бенцинг чакыра. Ә Клаус Шёниг аның студенты була. Ул Әхмәт Тимернең лекцияләрен тыңларга йөри.

Клаус Шёниг гомерен төрки телләрне өйрәнүгә багышлый. Бигрәк тә кыпчак телләренә, шул исәптән татар теленә зур әһәмият бирә. Шулай ук алтай телләре төркеменә кергән телләр белән гомумтөрки телләр арасында параллельлек үткәреп, алмашлыкларны, фигыльләрне тикшерә, төрки телләргә килеп кергән монгол сүзләрен өйрәнә, төрки телләрнең квалификациясен ясый.

Клаус Шёниг төрек галимнәре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Еш кына Төркиядә үткәрелүче фәнни җыеннарга доклад укырга чакырыла, озак еллар Анкара университетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеге чыгарган “Тюркология” фәнни журналының редколлегия әгъзасы булып тора. Соңгы елларда Германия Көнчыгыш җәмгыяте Көнчыгышны өйрәнү институтының Истанбул бүлекчәсен җитәкли иде.

Аеруча, Клаус Шёниг Берлинда татар җәмгыяте оештырган чараларга да теләп катнаша торган була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100