Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарча җырлый торган робот, «Сабантуй батыры» һәм VR-фатирлар – «КазанФорум»нан репортаж
«КазанФорум» күргәзмәләре бизнесны, технологияләрне, мәдәниятне һәм гастрономияне берләштерде.
Татар милли киемендәге робот-гид, ислам дөньясы илләреннән товарлар, фатирлар буйлап 3D-турлар һәм яшь пешекчеләр конкурсы – Казанда «КазанФорум» кысаларында халыкара күргәзмәләр ачылды. Биредә шулай ук «Татар-информ»ның форумның төрле еллардагы иң матур мизгелләре турындагы фотокүргәзмәсе эшли башлады. Төрле илләрдән килгән катнашучылар нәрсәләр тәкъдим итә – «Татар-информ» репортажында.
Хәләл косметика, милли киемнәр һәм көнчыгыш тәмләткечләре
«КазанФорум»да берьюлы берничә күргәзмә эшли башлады. Төп мәйданчыкларның берсе – «Казан Хәләл Маркет» ярминкәсе – Казанның агросәнгать паркында урнашкан. Павильоннарда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән алып киленгән татлы ризыклар, тәмләткечләр, кием-салым, косметика һәм милли товарлар тәкъдим ителгән.
Быел биредә Россиянең 11 төбәгеннән, шулай ук Әфганстан, Белоруссия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Суданнан 100гә якын компания үз стендларын ачты.
«Республикада ярминкәләр үткәрү – катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирүче күркәм традиция», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә хәләл индустрия азык-төлек продукциясе белән генә чикләнми, миллионлаган кешене уртак мәдәни һәм рухи кыйммәтләр белән берләштерә, глобаль икътисадның бер өлешенә әверелә. Татарстан, ислам икътисадын үстерү өлкәсендә илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, хәләл продукцияне алга этәрүгә алга таба да ярдәм итәчәк, дип белдерде Миңнеханов.
«КазанФорум»ның төп чаралары уза торган «Казан Экспо»да берьюлы берничә күргәзмә җәелде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Марат исемле робот белән әңгәмә һәм Төрекмәнстан светофорлары
«КазанФорум»ның төп чаралары уза торган «Казан Экспо»да берьюлы берничә күргәзмә җәелде. Шуларның иң үзенчәлеклесе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән килгән компанияләрнең халыкара күргәзмәсе. Павильонга кергәндә кунакларны татар милли киемен кигән робот Марат каршылый. Ул мәйданчыкта адашмаска ярдәм итә һәм төрле сорауларга җавап бирә ала.
«Татар-информ» хәбәрчесе цифрлы гид белән әңгәмә корды. Журналист роботка «КазанФорум» нәрсә ул?» дигән сорау бирде. «Бу – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең үзара икътисади хезмәттәшлеге өчен төп мәйданчык. «Биредә мөһим икътисади проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен төрле ил вәкилләре очраша» – дип җавап бирде аңа робот Марат.
Павильонга кергәндә кунакларны татар милли киемен кигән робот Марат каршылый
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Ул шулай ук Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җырын да җырлый белә.
Стендларда бөтен дөнья продукциясен күрергә мөмкин: Малайзиядән килгән татлы ризыклар, Мордовиядән килгән лимонадлар, Азәрбайҗан һәм Оман товарлары, хәтта Төрекмәнстанның светофорлары да бар.
Җәннәт Алтыназарова: «Без – Төрекмәнстанда юл билгеләре һәм светофорлар җитештерүче беренче компания»
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Без – Төрекмәнстанда юл билгеләре һәм светофорлар җитештерүче беренче компания. «КазанФорум»га беренче тапкыр гына килүебез түгел. Россиянең төрле төбәкләрендә партнерларыбыз бар», – дип сөйләде агентлык хәбәрчесенә компания вәкиле Җәннәт Алтыназарова.
Күргәзмәдә ислам финанс оешмаларына да зур игътибар бирелгән. Алар шәригать нормалары нигезендә эшли торган инвестицион продуктлар турында сөйли.
Моннан тыш, Донецк Халык Республикасы «КазанФорум»да өченче тапкыр үз стендын тәкъдим итте. Россиянең яңа төбәгеннән килгән кунаклар территориянең инвестицион потенциалы һәм перспективалы проектлары турында сөйләде.
Донецк Халык Республикасы «КазанФорум»да өченче тапкыр үз стендын тәкъдим итте
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Татарстанга да зур стенд багышланган. Үз эшләнмәләрен тәкъдим итүче сәнәгать компанияләреннән тыш, биредә татар сувенирлары да тәкъдим ителгән. Алар халыкара кунакларда зур кызыксыну уятты.
Татарстанга зур стенд багышланган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
3D-модель һәм акыллы йорт
«КазанФорум»да иң кызыклы төзелеш проектларына да аерым күргәзмә багышланган.
Мәсәлән, бер оешма төзелеш эшләрен башлаганчы ук виртуаль чынбарлык ярдәмендә булачак фатир яки йорт буйлап йөреп чыгарга тәкъдим итә.
«Әйтик, кеше шәһәрдә түгел яки объектка үзе килә алмый, ди. Мондый очракта ул безнең 3D-модель ярдәмендә виртуаль рәвештә теләсә кайсы фатирга кереп, йөреп чыга ала. Мондый формат торак сайлауны һәм сатып алуны җиңеләйтә», – дип сөйләде «Татар-информ»га компания вәкиле.
Тагын бер компания сайлаган сценарий буенча эшли ала торган «акыллы йорт» системасы белән җиһазландырылган торак комплекс проектын тәкъдим итте.
Иң кызыклы төзелеш проектларына аерым күргәзмә багышланган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«База комплектациясенә су агудан саклаучы датчиклар, эчәргә яраклы су өчен фильтрлар һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары керә. Система шулай ук кеше үзе өйдә булмаган вакытта җылылыкны сүндерә ала, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметә», – дип сөйләде компания хезмәткәре.
«Татар-информ» фотокүргәзмәсе нәрсә турында сөйли?
Чираттагы павильон инвестицион проектларга һәм мәдәни традицияләрне саклауга багышланган. Биредә «КазанФорумның якты мизгелләре» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Бу – «Татар-информ» белән Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгының уртак проекты.
«КазанФорумның якты мизгелләре» фотокүргәзмәсе
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«КазанФорум» инде 17нче тапкыр үткәрелә. Бу еллар дәверендә ул республика чарасыннан масштаблы халыкара форумга кадәр үсте. Россия Президенты Владимир Путин форумга федераль статус бирде. Без шушы динамика турында сөйләргә булдык. Фотохәбәрчеләребезнең бик күп материалы бар. Форумның атмосферасын күрсәтә торган иң яхшы кадрларны сайлап алдык. Алар бу көннәрдә Казанга килгән кунаклар өчен кызыклы булыр, дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов.
«Татар-информ»ның фотокүргәзмәсе безгә форумның тәҗрибәсе белән танышырга, аның республика өчен әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирде. Без, форумны оештыручылар буларак, кунаклар һәм чаралар ритмында яшибез. Ә бит форум дәрәҗәле кунаклары, кызыклы вакыйгалары һәм хәтта рекордлары белән күптән инде дөнья тарихына керде», – дип басым ясады «Татар-информ» белән әңгәмәдә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Авторларның берсе – «Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов.
«КазанФорум»нан соң һәрвакыт яхшы фотолар күп була. Аеруча миңа 2024 елда пешекчеләр конкурсында төшергән фотоларым ошый. Алар бик җанлы һәм эмоциональ килеп чыкты», – дип сөйләде фотохәбәрче.
Шул ук павильонда «Миллиард.Татар» стенды да урнаштырылган. Басма «Идегәй» татар эпосының аудиоверсиясен тәкъдим итте.
«Миллиард.Татар» «Идегәй» татар эпосының аудиоверсиясен тәкъдим итте
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Татарстан юниорлар командасы татар мәдәниятенә багышланган ризыклар әзерләячәк
«КазанФорум» кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры юниорлар ярышы белән башланып китте. Илнең төрле почмакларыннан килгән пешекчелеккә укучы егетләр һәм кызлар үзләренең иң яхшы ризыкларын әзерләп күрсәтәчәк.
«Без кадрлар әзерләргә телибез. Бүген без Юныс Әхмәтҗанов исемендәге өченче турнирны ачтык. Татарстан яшь пешекчеләрне җыя торган үзәккә әйләнеп бара. Чара иң яхшы кадрларны эзләүгә һәм әзерләүгә юнәлтелгән», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» белән әңгәмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
«КазанФорум» кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры башланды
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Татарстан юниорлар командасының капитаны Кирилл Данилов конкурста ризыклар әзерләү планнары турында сөйләде.
«Безнең барлык ризыкларыбыз Казан һәм Татарстан тарихы белән бәйле. Мәсәлән, десерт татар мендәре формасында булачак. Аның эченә яшь парларның татлы тормышын символлаштыручы баллы торт салыначак. Кабымлык Казанның истәлекле урыннары белән бәйле булачак, ә төп ризык «Сабантуй батыры» дип аталачак», – дип сөйләде ул.
Арсений Кәримов, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз