news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча язулы, милли бизәкле беренче автомобиль ароматизаторлары тәкъдим ителде

Татарча язулы, милли бизәкле беренче автомобиль ароматизаторлары тәкъдим ителде

Татарча язулы һәм Татарстан символлары, милли бизәкләр төшкән автомобиль ароматизаторларының беренче партиясе чыкты. Моңа кадәр бу төр продукциянең әле татар дөньясында тәкъдим ителгәне юк иде. Продукциянең идея авторы һәм гамәлгә куючысы – татар милли активисты Наил Нәбиуллин. 

«Без күп еллар дәвамында татарларда милли үзаң ныгыту өчен төрле ысуллар эшләп карыйбыз, әйтик шоколадлар чыгару, байраклар тарату. Безнең халык практик, кулланып була торган әйберләр ярата. Ул әйтик, эленеп тора торган рәсем түгел, кешегә хезмәт итә. Шул максаттан, эксперимент форматында 1000 данә ароматизатор чыкты. Моның максаты – милли үзаңны уяту, Татарстанга, татар байрагына карата горурлык уяту», – диде ул.

Ароматизаторның бер ягында Татарстан байрагы һәм гербы булса, икенче ягында «Татар булу ул горурлык!» дигән язу һәм Колшәриф мәчете сурәте. Чыгаручы ширкәт исе кимендә 8-12 ел сакланачак, дип гарантия биргән. «Исе бик хуш һәм күңелгә ятышлы булу сәбәпле, ул яктан да халык күңеленә хуш килер», дигән өметен җиткерде Наил Нәбиуллин.

«Без бу ароматизаторларны шәхси автомобильләрдә йөрүчеләргә, автобус йөртүчеләргә, чит илдәге татарларга җибәрергә телибез. Һәр көнне кеше автобуста йөри яки автомобильгә утыра. Ароматизатор аның күз алдында була. Татарстан байрагы, Колшәриф мәчете, гербыбыз халкыбызда горурлык хисе уята, кешенең исендә кала», – дигән фикерен белдерде идея авторы.

Ароматизаторларны чыгару өчен акчаны татар кешеләре үзләре җыйган,шул сәбәпле ул бушлай таратыла. Беренче чиратта башка төбәкләргә, чит илләргә җибәрәчәкләр. Бу партия тиз арада таралып беткән очракта, башка партияләрен чыгарылачак. «Ароматизаторларны алырга теләүчеләр минем социаль челтәрләрдәге аккаунтларыма яза ала», – диде ул.

«Алга таба ароматизаторлар башка форматта, башка сурәт, язулар белән дә чыгачак. Казандагы яңа Җәмигъ мәчете, Сөембикә манарасы, башка мөһим символларны, башка шигырьләрне куеп даими чыгарырга телибез. Шулай ук 30 август, Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы, Туган тел көне, Садри Максуди, Гаяз Исхакыйның юбилейларына багышлап та чыгарырга уйлыйбыз», – диде Наил Нәбиуллин. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100