Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарча Telegram интерфейсы латин графикасында да эшли башлады
«Telegram татарча» командасы мессенджерның татар телендәге интерфейсын яңартты. Хәзер кушымтаны кириллицада да, латиницада да кулланырга мөмкин.
Бу яңалык 26 апрель – Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан тәкъдим ителде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, интерфейсның латин версиясе телне куллану мохитен киңәйтүгә һәм кулланучыларга үзләренә уңайлы булган язма форманы сайлау мөмкинлеге бирүгә юнәлтелгән.
«Транслитерация 2012 елгы рәсми кагыйдәләр нигезендә башкарылды. Бу стандартка таяну язма форманың бердәмлеген тәэмин итә, орфографиядә тотрыклылык булдыра», – диелә хәбәрдә.
Латин интерфейсын кую өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/ttlatin
Кириллица интерфейсы: https://t.me/setlanguage/tatar
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз