news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарча StandUp» концертында: Бу татар юморы уңышының башы гына

«Татарча StandUp» концертында: Бу татар юморы уңышының башы гына
Фото: Екатерина Артамонова, (фотоларны «Татарча стендап» проекты тәкъдим итте)

Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә икенче тапкыр зур «Татарча StandUp» чарасы үткәрелде.

Оста шаярта белүчеләр аудиторияне татар кешесе күңеленә якын булган темалар аша заманча милли юмор белән таныштырды. Алар арасында Сирин Бәйрәмов, Рамил Әгдиев, Баязит Зәйдуллин, Рамил Закиров, Рәмис Латыйпов, Фаил Баязитов, Айназ Абдуллин, Динара Зиннәтова, Илһам Шакиров, Влад Шунский, Хәлим Шәйхетдинов, Алсу Хәбибуллина, Гена Акатьев бар иде.

«Татарча StandUp» проектының җитәкчекләре – Рамил Әгдиев һәм Динара Зиннәтова. Алар бу концертның төп оештыручылары да. Рамил Әгдиев төрле өлкәләрдә эшләгән кешеләрнең берләшеп татарча стендап куюлары турында сөйләде.

«Татарча StandUp» һәм без оештырган татар юмор проектлары табигый рәвештә үсә бара. Бу өлкәгә кеше үз теләге белән тартыла. Без берничә тапкыр стендап жанры үзенчәлекләрен өйрәтер өчен лабораторияләр оештырган идек. Шунда катнашкан кешеләр арасыннан стендапны ошаткан, уңышка ирешкән иң-иңнәре алга таба кала. Нигездә, бу – татар КВНыннан чыккан кешеләр, мәсәлән, мин үзем, Айназ Абдуллин, Сирин Бәйрәмов, Влад Шунский. Ә Динара Зиннәтова, Илһам Шакиров, Баязит Зәйдуллин – нәкъ стендапка килгәннәре», – диде Рамил Әгдиев.

Атна саен үткәрелгән ачык микрофон чараларына килүчеләр дә шактый, ди ул. «Шул ук ачык микрофонда чыгыш ясап, алга таба күтәрелеп китәләр. Стендапчыларның төрле өлкәләрдән булуы гаҗәп түгел, чөнки юморга оста кеше бар яктан да булган. Без стендапны 2018 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үстереп киләбез. Хәзер татар юморы үсешендә икенче адым ясарга вакыт җиткәнен аңладык һәм зур сәхнәгә чыктык. Стендап ул – бик кызык һәм заманча юнәлеш, шуңа күрә бу жанрда үзебезне сынап карыйбыз», - диде Рамил Әгдиев.

Зур зал алдында татарча юмор белән беренче тапкыр чыгыш ясаган Алсу Хәбибуллина һәм Рәмис Латыйпов хис-кичерешләре турында сөйләде.

«Зур аудитория алдында беренче тапкыр чыгыш ясадым. Катнашыргамы юкмы дип озак икеләндем. Ризалык биргәч тә, бәлки, барып тормаскадыр дип соңгы көнгә кадәр уйландым. Әмма мин үз алдыма сәхнәдә чыгыш ясау осталыгын үстерергә дигән максат куйган идем. Соңгы елда сценарист булырга укыйм һәм еш кына продюсерлар алдында проектлар якларга туры килә. Шуңа стендап чыгышларымны яхшыртырга ярдәм итә. Тамашачылардан чыгышың яхшы булды, дигән кайтавазлар килде. Алар мине алдамагандыр дип өметләнеп калам», - диде Алсу Хәбибуллина.

Рәмис Латыйпов үзенең чыгышыннан канәгать булуын, күңелле мохиттә чыгыш ясавын әйтте. «Миңа бик ошады. Стендапка бик тиз килеп эләктем. Булат Ибраһим кичәсендә чыгыш ясаган идем, шунда Баязит Зәйдулла белән сөйләштем. Аннары Рамил Әгдиев, Динара Зиннәтова белән очрашып, темамны тәкъдим иттем, аларның киңәшләрен исәпкә алып әзерләндем, ачык микрофонда чыгыш ясарга чакырдылар. Ике тапкыр ачык микрофонда сөйләдем һәм шунда ук концертка эләктем. Миңа ышаныч белдереп, зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеген биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Билгеле, дулкынлану бар иде, минем өчен чын мәгънәсендә кайнар чыгыш булды – 39 градус температура һәм кайнар алкышлар. Хезмәттәшләрем - журналистларның килеп миңа теләктәшлек күрсәтүләре, «синең өчен генә килдек» дигән сүзләре минем өчен иң югары бәя булды. Барлык тамашачыларыма, хезмәттәшләремә рәхмәт», - диде журналист, блогер Рәмис Латыйпов.

Әңгәмәдәшләр татар юморының хәзерге вакытта нинди дәрәҗәдә булуы, аның алга таба үсү мөмкинлеге, һәм татар кешесен көлдерер өчен темаларны уйлап табу турында да үз фикерләре белән уртаклашты.

«Татар юморын үстереп була. Минемчә, ул сыйфатлы дәрәҗә, мондый концертлар белән гастрольләргә дә чыгып акча эшләргә мөмкин. Инвесторлар табып, аны зур видео буларак төшереп телевидениедә, интернетта күрсәтеп була. Концерт – дәвамлы эш нәтиҗәсе, бу татарча юмор үсешенең һәм уңышының башы гына. Чыгыш ясау өчен темалар чиксез. Без, комиклар буларак, тәҗрибәбезне, сыйфатыбызны үстерәбез, эзләнүләребез дә яхшыра бара. Төп тема чыганагы - тормыш үзе», – диде Рамил Әгдиев.

Алсу Хәбибуллина татар юморы үсештә дип саный.

«Яңа йөзләр, темалар барлыкка килә. Монологларның сыйфаты үсә. Соңгы стендап чарасын үзем дә бик яратып тыңладым, рәхәтләнеп көлдем. Алга таба аерым шаяртучыларның үз концертлары булыр дип өметләнәм. Андый чараларга бик теләп үзем дә барыр идем. Темаларга килгәндә, алар аяк астында «ята». Шуларны күзәтә, тотып ала белергә генә кирәк. Гадәттә, мин үз тормышымдагы хәлләр турында сөйлим. Ирем, ике балам булгач, гаилә, мәктәп, тәрбия темалары минем өчен актуаль. Шулай ук өйдән эшләү, мөселман хатыны булу турында да мәзәкләрем күп. Монологларны ачык микрофонда тикшереп, шомартырга тырышам», – диде ул.

Рәмис Латыйпов фикеренчә, стендап жанрының үзенчәлеге – көнкүреш темасындагы шаяртулардан тыш иҗтимагый-сәяси юмор да булуда.

«Миңа мондый формат ошый, аның киләчәге зур, өметле булыр дип уйлыйм. Дөрес, хәзерге вакытта юмор үсеше өчен катлаулырак заман, күп әйбер турында шаяртып булмый. Әмма татар кешесе еллар буе телен тыеп яшәгән, шуңа татар теленең бер үзенчәлеге бар – анда киная белән әйтү, «төрттерү» мөмкинлеге бихисап, фигыль формалары искитеч бай. Гомумән, кешене көлдерү җайлы түгел, чөнки дөрес нокталарны табарга кирәк. Әмма шундый үзенчәлек бар – кеше билгеле бер стадиядә проблемаларга көлеп карый башлый. Җәмгыятьнең темага карата нинди стадиядә булуын анализлый алган кеше менә шундый «нокталарны» таба һәм көлдерә ала. Стендапта көнкүреш юморы да, сәяси юмор да, югары зәвыклы юмор да бар иде. Татар юморының бик бай тарихы бар, хәзер аның заманча формалары үсештә. Бу командадагы татар егетләре-кызлары стендап жанрын зур залда тамашачыга тәкъдим итә. Төрле юмор осталарын барлый, аларга чыгыш ясарга мөмкинлек бирә, оештыручыларга афәрин, алга таба да үсештә булсын татар юморы», – диде Рәмис Латыйпов.

«Татарча StandUp» проекты җитәкчесе, танылган стендапер Динара Зиннәтова татар юморы төрле форматларда яши дип исәпли.

«Төрле видеолар, татар телендә контент җитештерүче блогерлар саны да арта. Шуңа күрә татар юморы хәзерге вакытта үсеш кичерә, яңа чагылышлар таба дип уйлыйм. Бу – яхшы күренеш, чөнки ул татар теле, мәдәниятенең үсешенә китерә торган әйбер. Ә көлдергән темалар мәсьәләсенә килгәндә, татарча стендапта төп тема ул – тормыш үзедер. Стендапта без үзебезнең көнкүрештәге күзәтүләр, тәҗрибәбез белән бүлешергә, аны татар менталитеты призмасы аша үткәреп, халыкның яшәеш тәҗрибәсе нигезендә анализларга тырышабыз. Аудиториягә якын булган темаларга шаяртырга омтылабыз», – диде ул.

Динара Зиннәтова әйтүенчә, стендап ул – көлке генә түгел, ә җәмгыятьне илһамландырган, яңа мәгънәләр бирә, үстерә торган формат булырга тиеш.

«Үзем турында әйткәндә, кешене көлдергән теманы табуы кыен да, җиңел дә кебек. Стендап өчен идеяләрне язып барам, һәм бер көнне күзәтүләр, көлкеле моментлар күп булырга мөмкин, ә икенче көнне гел эш белән мәшгуль буласың да, алар турында уйларга вакытың да калмый. Гомумән, тормыш көлкеле хәлләргә бай. Тормыштагы проблемага да ирония белән карыйбыз икән, бездә аны җиңәрлек көч бар дигән сүз. Шуңа күрә юмор күңел ачу гына түгел, ә бик көчле терапия. Һәм без комик буларак бу максатка ирешергә тырышабыз», – диде ул.

  • «Татарча стендап» проекты Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар җәмгыяте үсешенә каралган гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot