news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча матч»та Казан хоккейчылары Түбән Каманыкыларны җиңде

«Татарча матч»та Казан хоккейчылары Түбән Каманыкыларны җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары арасындагы уен «Ак Барс» җиңүе белән тәмамланды. Уен исәбе – 4:0. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге командалар бу сезонда икенче тапкыр очрашты. Беренчесендә, бер алкага күбрәк кертеп, «Нефтехимик» откан иде.

«Бүген ике Татарстан командасы уйный, димәк, татарча матч булачак», - дип җанатарларны каршылады «Ак Барс» уеннарының алып баручыларының берсе Максим Январев-Куралесов.

Беренче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне ачты (1:0).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасының яңа һөҗүмчесе Райли Барбер гол кертте. Әлеге алка аның өчен «Ак Барс» составында беренчесе булды (2:0). Җиденче минутта Артём Галимов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:0).

Икенче дубльне унсигезенче минутта, шулай ук Казан командасы күпчелеге вакытында, Райли Барбер ясады (4:0). Ул Артём Галимов керткән голларда да катнашып нәтиҗәле паслар биргән иде. Райли Барбер ноябрь ахырында «Ак Барс»ка сакчы Кристиан Хенкельгә алмашка Астананың «Барыс» командасыннан килгән иде.

Гадәттә, «Ак Барс» җиңүе белән тәмамланган уеннан соң команда һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин «Ак Барс» шарфы тотып мәйдан әйләнә һәм җанатарлар белән бергә кулларны өскә күтәреп «Яшкин шоу» оештыра иде. Дмитрий Яшкин узган матчта җәрәхәтләнде һәм шуңа ул бүген бозда юк иде, «Яшкин шоу» да булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Лучевников – Журавлёв;
  • Барбер – Семёнов – Галимов, Миллер – Лямкин;
  • Галиев – Сафонов – Петров, Юдин – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Бровкин).

«Нефтехимик»

  • Долганов (Тихомиров);
  • Белозёров – Дергачёв – Сетдиков, Хохлов – Кашников;
  • Н. Якупов – Митякин – Шәфигуллин, Сериков – Пастухов;
  • Брюквин – Жукенов – Селезнёв, Хлыстов – Клок;
  • Гәйнуллин, Точилкин – Шерстобитов – Попов (Р. Якупов).

«Ак Барс»ның киләсе уены Череповец шәһәрендә узачак. «Северсталь» командасына каршы матч 5 декабрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100