news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча матч»та «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедән килгән «Трактор»ны җиңде

«Татарча матч»та «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедән килгән «Трактор»ны җиңде
Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары һәм Чиләбенең «Трактор» командасы арасындагы «Татарча матч»та «Ак Барс» җиңде.

Уен исәбе – 5:3. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» хоккей клубы әлеге уенны «Татарча матч» дип игълан итте. Афишада да татар фамилияле уенчылар һәм тренерлар урын алган иде: «Ак Барс»тан Тимур Билалов, Әмир Мифтахов, Станислав Галиев һәм «Трактор»дан Альберт Яруллин, шулай ук «Ак Барс» һәм «Трактор» командаларының баш тренерлары Зиннәтулла Билалетдинов һәм Әнвәр Гатиятуллин.

Һөҗүмче Дамир Җәфәров видеочакыруда әлеге матчта иң яхшы татар костюмына бәйге үткәреләчәген хәбәр иткән иде, шуңа күрә уенга килүчеләр арасында милли киемнәр киеп килүчеләр дә булды. Матч вакытында алып баручылар аларның һәрберсенә бүләкләр вәгъдә итте.

Милли киемнәрдән килүчеләр арасында Кариев театры артистлары Муса Камалов, Илназ Хәбибуллин, баянчы Ильяс Шәрипов та бар иде. «Без җырлыйбыз да, уйныйбыз да, «Ак Барс» өчен җан атабыз да», - диде баянчы Ильяс Шәрипов. Алар бу матчка артистлар буларак, чакыру буенча түгел, ә үз теләкләре белән, җанатар буларак килгәннәрен әйттеләр.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

«Трактор» сакчысы, Казан хоккей мәктәбе шәкерте, 2018 елны «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Альберт Яруллин матч афишасында булса да, бүгенге составта юк иде.

«Татар матчы» «Ак Барс» тренеры Зиннәтулла Билалетдинов өчен Россия чемпионатларында 1200нче уен булды.

Уен барышы.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук «Трактор» исәпне ачты, алканы Чиләбе командасы һөҗүмчесе, Казан хоккей мәктәбе шәкерте, 2018 елны «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Владимир Ткачёв кертте (0:1). Период ахырында «Ак Барс» рәттән ике тапкыр кагыйдә бозды, унсигезенче минутта Казан командасы азчылык булган вакытында, «Трактор» уенчысы Антон Бурдасов гол кертте (0:2).

Икенче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (1:2). Ул беренче периодта да голга китерердәй итеп берничә тапкыр көндәше капкасына таба ыргылган иде, нәтиҗәсе икенче период башында күренде. Дүртенче минутта «Трактор» хоккейчысы Никита Сошников гол кертте (1:3). Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов командасының артка калышуын киметте (2:3).

Өченче период. Икенче минутта «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Яшкин исәпне тигезләде (3:3). Унбишенче минутта, «Ак Барс»ның әлеге уендагы беренче күпчелеге вакытында, Дмитрий Яшкин икенче алкасын кертте (4:3). Уен ахырына сигез секунд калганда, «Ак Барс» капитаны Александр Радулов исәпне 5:3кә үзгәртте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петров – Сафонов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Җәфәров, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, (Терехов), Евсеев.

«Трактор»

  • Фукале (Мыльников);
  • Сошников – Калинин – Бурдасов, Хэмилтон – Блажиевский;
  • Дер-Аргучинцев – Ткачёв – Шабанов, Карпухин – Телегин;
  • Тертышный – Попов – Кравцов, Антипин – Николаев;
  • Котляревский – Шаров – Жарков, Щучинов.

Татарча уенга килүчеләрне җыр-биюләр белән «Риваять» этнотөркеме каршылады. Җанатарларга каты кәгазьдән түбәтәйләр әзерләнгән иде. Гимннарны «Казан нуры» оркестры башкарды. Җанатарлар арасында Сабантуйдагыча катыктан тәңкә эзләүчеләр дә, аркан тартучылар да булды.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» - «Сочи» матчы 6 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100