news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча комикслар» проекты татар гаиләләре турында җыентык әзерләүдә катнашырга чакыра

«Татарча комикслар» проекты татар дөньясында билгеле булган дүрт татар гаиләсе турында хикәяләр иҗат итеп, җыентык әзерли башлаган. Бу хакта әлеге проектның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Без яңа җыентык өстендә эшли башладык. Ул мәхәббәт, татар гаиләләре, бөек хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз турында булачак. Татар телендә дүрт гаилә турында дүрт хикәя булачак: Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский - нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар, Россиядә татар телендә беренче газета чыгаручылар. Фатихә белән Сөләйман Аитовлар - хатын-кызлар өчен мәктәп ачучылар. Кашифә һәм Рәхим Тумашевлар - режиссерлар династиясе. Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова - шагыйрь һәм актриса», - диелә хәбәрдә.

«Татар комикслары» проектын гамәлгә ашыручылар – Регина Гаязова оештыру мәсьәләләрен алып бара, Рәдиф Кашапов комиксларга сценарийлар яза.

«Без кечкенә гаилә нәшрияты. Туган телебездә төрле әдәбият булсын өчен, вакыт, акчабызны сарыф итәргә әзер. Сценарий, тәрҗемә, корректура, верстка, оештыру чыгымнарын үз өстебезгә алабыз, әмма җыентыкны бастыруны тулысынча каплый алмыйбыз. Шуңа күрә без өченче җыентыкны краундфандинг ярдәмендә ясарга булдык. Безгә 350 мең сум җыярга кирәк, алар рәсем авторлары гонорарларына һәм мең данә җыентык бастыруга тотылачак», - дип яза оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100