news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча китаплар Россия халыклары телләреннән тәрҗемәләр арасында беренче урында

Татарча китаплар Россия халыклары телләреннән тәрҗемәләр арасында беренче урында
"Татар-информ" архивы

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы доклады мәгълүматлары буенча, 2022 елда Россия халыкларының 38 телендә чыккан китапларны русчага тәрҗемә иткәннәр. Бу хакта godliteratury.ru сайты хәбәр итә.

Беренче урында – татарча китаплар: Россия халыклары телләрендә (русчаны исәпкә алмаганда) чыккан 1 046 исемдәге китапның 30 процентка якыны (307) – 467,8 мең данә тираж белән нәшер ителгән татар телендәге китаплар. 2021 елда, мәсәлән, алар 257 булган.

Икенче урында – башкортча китаплар: 392,1 мең данә (26,1 процент) тираж белән басылган 158 исемдәге китап (15,1 процент). 2021 елда 401,8 мең данә тираж белән 115 исемдәге китап чыккан булган.

Алга таба – якут телендәге китаплар: 281,8 мең данә (18,7 процент) тираж белән нәшер ителгән 154 исемдәге китап (14,7 процент). 2021 елда 110,3 мең данә тираж белән 67 исемдәге китап чыккан.

2022 елда басмалар саны һәм китап-брошюралар тиражы буенча сизелерлек урын биләгән тагын ике тел - чуваш һәм кабарда телләре.

2022 елда Россия халыкларының 38 теленнән (2021 елда – 26 телдән) китап һәм брошюралар русчага тәрҗемәгә ителгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100