Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарча караоке, чәй эчү, кул эшләре»: «Сәлам, күрше!» фестивале программасы билгеле
23 августта Казанның Блюхер урамы, 9 һәм Восход урамы, 2 йортлары ишегалдында «Сәлам, күрше!» фестивале була. Көн дәвамында күршеләрне ишегалды уеннары, татарча чәй эчү һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар көтә. Шулай ук барахолка һәм чил-зона эшләячәк. Бу вакытны күңелле үткәрү һәм аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.
«Кичен чакырылган артистлар һәм күршеләр катнашында «фартирник» форматында концерт узачак. Музыкадан гына түгел, ә җылы һәм дусларча атмосферадагы аралашудан да ләззәт алырбыз», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Программа:
- 12:00 – 17:00 – «Ишегалды серләре» квесты. Өч гади бирем үтәгез һәм җиңелүләрсез лотереядә катнашыгыз. Мастер-классларда катнашучылар автоматик рәвештә лотереягә кертелә.
- 12:00 – 13:00 – «Татарча чәй эчү» мастер-классы. Чәй эчеп кенә калмыйбыз, ә татар кунакчыллыгы традицияләре белән танышабыз. Мәсәлән, алып баручы чәкчәк атамасының килеп чыгышы турында төрле фаразлар белән уртаклашачак.
- 14:00 – 16:00 – «Казан җөе» мастер-классы. Казан күн орнаменты — бары кулдан эшләнә торган эш. Ул авыр бирелә, әмма нәтиҗәсе гаҗәпләндерә! Бергәләп бу борынгы күн эшкәртү алымына өйрәнәбез. Чара татар һөнәрләре мәктәбе «qul eşe» белән берлектә үткәрелә.
- 13:00 – 14:00, 15:00 – 16:00 – ишегалды уеннары. Скакалка һәм туп белән «Унлыклар» уены, йә булмаса петанк һәм корнхолл. Барысын да аңлатабыз, күрсәтәбез һәм бергә уйныйбыз.
- 16:00 – 17:00 – Татарстан халыклары мәкальләре буенча коллаж ясау. Фантазиягезне эшкә җигегез һәм үзегез белән халык акылын чагылдырган истәлекле коллаж алып кайтыгыз.
- 17:00 – 17:30 – җиңелү мөмкинлеге булмаган лотерея нәтиҗәләрен чыгару.
- 17:30 – 19:00 – баянга кушылып халыкчан караоке.
Көне буе барахолка һәм ял зонасы эшләячәк. Керү ирекле. Чара ТР Милли музее филиалы Татар әдәбияты тарихы музее белән берлектә оештырыла. Мастер-классларда катнашу өчен теркәлү мәҗбүри.
- Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсы кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз