news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча фильм режиссеры Ника Пэрак: Безнең фильмнарны чит илдә карасыннар иде

Татарча фильм режиссеры Ника Пэрак: Безнең фильмнарны чит илдә карасыннар иде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Яңа төшереләчәк «Күперләр янганда» фильмы режиссеры Ника Пэрак татар фильмнарын бөтен дөньяга таныту теләге турында әйтте. Бу хакта ул фильмга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Фильм кинотеатрларда чыгар дип өметләнәбез. Бөтен илләргә чыгарга телибез. Бөтен дөнья «татарлар булдыра» дисен иде. Без чит ил классикларына таянырга теләмибез. Татар күңелен күрсәтәсе килә. Безне үрнәк итеп куйсыннар, чагыштырмасыннар иде. Хәзер чит ил фильмнарын алалар, тәрҗемә итәләр, ә кеше карый. Безнең фильмнарны шулай чит илдә карасыннар иде. Һәрвакыт елмаючан, көчле, амбицияле булуыбызны күрсәтергә телибез», – дип сөйләде ул.

Ул «Күперләр янганда» фильмының үзе өчен беренче тулы метражлы хезмәт булуын әйтте.

«Мин тәнкыйтькә, хейтка әзер. Мин татар эстрадасында хезмәт иттем, хейтның нәрсә икәнен беләм. Без күрми калган әйберне кеше әйтә икән, мин ул кешенең кулын кысарга әзер. Мин командама рәхмәтле, чөнки аларның күзләре яна. Татар халкын, татар кинематографиясен күтәрәсе килә. Безнең хакта «менә татарлар булдыра» дип әйтерлек булсын», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot