news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча элмә такталардагы хаталарны ачыклау бәйгесе дәвам итә

Татарча элмә такталардагы хаталарны ачыклау бәйгесе дәвам итә
Владимир Васильев, архив

Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурска гариза кабул итәләр. Жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап ала, алар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.

Бәйгегә элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә.

Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста өч кеше җиңде. «Халык контроле» системасы аша барлыгы 6663 заявка кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100