news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант»ны ял көнендә Татарстан Милли музеенда язып булачак

14 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе үтәчәк.

«Диктантта катнашкан һәркем «Рунадан яңалифкә кадәр» квиз-экскурсиясендә катнаша ала. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Акциядә һәр кеше катнаша ала», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Быел «Татарча диктант» сигезенче тапкыр оештырыла. Акция Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды, диелә хәбәрдә.

  • Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100