news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» текстын кемнәр укыячагы билгеле

«Татарча диктант» текстын кемнәр укыячагы билгеле
Салават Камалетдинов

13-15 октябрь көннәрендә узачак дөньякүләм «Татарча диктант» текстын Татарстан өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — тележурналист, актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, чит илләр өчен Театр һәм кино артисты, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин укыячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел «Татарча диктант» сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда «Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

Текстларга килгәндә, Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзек («Васыять» исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен!» әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның «Туган җир» әсәреннән өзек язачак.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килергә кирәк. Мәйданчыкны табу өчен diktant.tatar сайтындагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100