news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» Мәскәүдә өч мәйданчыкта узачак

Мәскәүдә яшәүчеләр быел башкаланың өч мәйданчыгында узачак «Татарча диктант» акциясенә кушыла ала, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

Диктантны 26 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә һәм Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә язарга мөмкин булачак. Ә 27 ноябрьдә диктантны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә язачаклар. Шулай ук теләгән һәркем белемен онлайн-форматта тикшерә ала.

Быел татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья белем бирү акциясе 25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр узачак. Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында үткәрелә. Трансляция Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Яшьләр министрлыгы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.

«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда узды, анда өч чит илдән һәм Россиянең тугыз төбәгеннән 600 кеше катнашты. 2021 елда акция аудиториясен 34 чит илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән 1 миллионнан артык кеше тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100