news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» акциясе Сызраньда 27 ноябрьдә була

27 ноябрьдә, якшәмбе көнне, Сызрань шәһәренең М.Б.Корниенко исемендәге китапханәсендә (Гагарин пр., 99А) «Татарча диктант-2022» акциясе узачак. Чара көндезге сәгать икедә башлана, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.

Диктант инде җиденче тапкыр үткәрелә һәм бер үк вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә уза. Теләге булганнар Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушыла ала. Катнашу бушлай. Яше, татар телен белү дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Һәр катнашучы сертификат алачак.

«Татарча диктант-2022» акциясендә катнашу өчен 8-927-776-25-09 телефоны аша язылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100