Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы үз эшен башлады
Арча педагогика көллияте тарафыннан оештырылучы «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы үз эшен башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы сменада Россиянең 12 төбәгеннән килгән 176 бала 18 көн дәвамында ял итәчәк, татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнәчәк.
Сменаны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, педагоглар һәм кунаклар катнашты.
Илсур Һадиуллин, балаларны лагерь ачылуы белән котлап, аларны милләтебезгә тугры булып үсүче яшь буын вәкилләре дип атады.
«Сезне бу лагерьга килүегез белән котлыйм. Бүгенге көн сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә зур бәйрәм. Без, сезнең остазларыгыз, мондый очрашулардан көч, илһам, белем, рухи байлык алабыз. Арча – күп кенә күренекле шәхесләр үстергән төбәк, ул – рухи үзәк. Төрле төбәкләрдән килеп, бер гаилә булып берләшүегез – зур бәхет», – диде министр.
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә һәм лагерьны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Биредә илебезнең төрле почмакларыннан килгән татар балалары җыелган. Алар кыска вакыт эчендә бер гаиләгә әверелә, күптөрле иҗади, мәдәни һәм спорт чараларында катнаша. Бу – чын мәгънәсендә сокланырлык лагерь», – дип билгеләп үтте ул.
Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, балаларны сәламләп, аларга күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы ял, яңа дуслар һәм онытылмаслык хатирәләр теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз