news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск өлкәсенең Волоково авылындагы һәйкәлгә татарча рәхмәт сүзләре язганнар

Авылга Казан губернасыннан күченеп килгән керәшен татарлары нигез салган.

Красноярск өлкәсенең Волоково авылындагы һәйкәлгә татарча рәхмәт сүзләре язганнар
Бөтендөнья татар конгрессы

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Красноярск өлкәсе Пировский районының Волоковое авылында Холмовое һәм Волоковое авылларында туган фронтовикларына багышланган мемориаль комплекс төзелешенең беренче этабы тәмамланды. Гранит ташка ветераннарның исем-фамилиясе һәм ике телдә дә рәхмәт сүзләре язылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Авылларга Столыпинның аграр реформасы елларында Казан губернасыннан күченеп килгән керәшен татарлары ниггез салган. Бер айда комплексны торгызу өчен зур эшләр башкарылган: фронтовикларның исемлеге ачыкланган, проекты эзерләнгән.

Комплекс территориясен матурлау эшләрен язын башкарачаклар. Ул Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Хәтер» проекты кысаларында торгызыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100