news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов «Мин — гимназист» тантанасына Актаныш гимназиясе дресс-кодыннан килде

Бишенче сыйныфлар чарада ант кабул итте, аларга гимназист значоклары һәм дипломнар тапшырылды.

Энгель Фәттахов «Мин — гимназист» тантанасына Актаныш гимназиясе дресс-кодыннан килде
Ләйсән Тимерова

(Актаныш, 31 октябрь, «Татар-информ», Ләйсән Тимерова). Энгель Фәттахов «Мин — гимназист» тантанасына милли киемнән һәм гимназия дресс-кодыннан килде. Бүген район мәдәният йортында Актаныш гимназиясенең бишенче сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү тантанасы узды.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәртәбәле кунак буларак катнашып, гимназиянең укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән бер коллектив булып тупланып, бер гаилә булып яшәүләренә югары бәя бирде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов чарага, гадәттәгечә, милли костюмнан килде. Шунысы игътибарга лаек — гимназистлар хөрмәтенә ул бүген укучыларның дресс-коды төсендәге милли киемнән иде.

Кунакларны укучыларның республикага танылган проект эшләре белән таныштырдылар. Дистә елга якын эшчәнлеге дәверендә гимназиянең укучыларга киңкырлы белем бирү моделе булдырылды. «Ак нур» вокаль ансамбле, «Хәзинә» бию ансамбле — гимназиянең горурлыгы.

Ата-аналарның гимназиягә булган ышанычын һәм хөрмәтен Оренбургтан килгән Резеда Рәфыйкова белдерде. «Балаларымны Актанышка укырга җибәрдем, үкенмим, чөнки башка мондый мәктәп юклыгын беләм, » — диде ул.  Гимназиянең «Ел укучысы» Нәфисә Вәлиева бишенчеләргә үзенең теләкләрен ирештерде. "Үзегезгә максат куегыз һәм гимназиядә сезнең барлык хыяллар чынга ашачак", - диде сыйныф җитәкчесе.

Бишенче сыйныфлар ант кабул итте, аларга гимназист значоклары һәм дипломнар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100