Төрек галиме: Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен күрмәгән төрек - төрек түгел

Татарча сөйләшмәсәләр, чыгып китә идем, ди Кыркларәли шәһәре университеты доцент докторы Бүләнт Бәйрәм.

(Төркия, Искешәһәр, 31 октябрь, Айзирәк Гәрәева-Акчура). Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Төркиянең Искешәһәрендә урнашкан "Төрек учаклары" үзәгендә "Пәнҗешәмбе сөйләшүләре" уздырыла. Чираттагы фикер алышу 26 октябрьдә үткәрелде, һәм ул Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче төрки халыкларга багышланды. Сөйләшүгә югары уку йортлары галимнәре, студентлары, Искешәһәр һәм Истанбул татар җәмгыяте вәкилләре җыелды.

Төркиянең Болгария чигендә урнашкан Кыркларәли шәһәре университеты доцент докторы Бүләнт Бәйрәм "Идел-Урал төрекләре" дип аталган темага чыгыш ясады. Төрки халыкларны өйрәнүче галим - татарлар, башкортлар, удмуртлар, чуашлар, марилар тарихы, мәдәнияте, теле, көнкүреше хакында сөйләде.

"Бүгенге көндә Идел-Урал төбәге дип әйтү, географик атама буларак кабул ителә. Әмма тарихтан билгеле, 1917 елда төзелеп, 1918 елда юкка чыгарылган, төрки халыкларны берләштергән "Идел-Урал дәүләте"нең дә исеме шулай булган. Идел-Урал төркиләре дигәндә, татарлар, башкортлар, чуашлар искә төшә. Алар урта Идел-Уралны тәшкил итә. Әмма картадан караганда, алардан астарак урнашкан Әстерхан ногайларын да монда кертергә кирәк. Шулай ук югарырак урнашкан удмуртлар, мариларны да. Совет вакытында сызылган республика чикләре - сәяси, әмма бу - халыкларның яшәү урыны чикләре түгел. Мәсәлән, бик күп татарлар - Башкортстанда, чуашлар Татарстанда яши... Хәзерге вакытта татарлар икътисади, мәдәни, сәяси яктан мәртәбәле бер урын тоталар", - диде төрек галиме.

Ул, үзенең 2002-2004 елларда Идел-Урал төбәкләрендә булуы, Татарстанда эшләве хакында әйтеп, әлеге милләтләрнең хәзерге тормышына бәйле мисаллар да китерде. Татарстанда татар теленнән башка телдә сөйләшмәвен искә төшерде. "Кибеткә кергәч тә: "Татарча беләсезме? - дип сорый идем. Белмәсәләр, чыгып китә идем, - ди ул, Татарстанда яшәгән вакытларын искә төшереп. - Шул да бар, татарларда бер горурлык хисе саклана. Татар телен белмәгәннәре дә үзләрен татар диләр".

Соңыннан исә галим Татарстанда яшәүче татарларга, кырым татарларына, төрекләр белән элемтәләргә, Ислам динен кабул итүгә бәйле сорауларга җавап бирде.
Бүләнт Бәйрәм, чыгыш ясаганда, рус, чуаш телләрен белүе хакында әйтте. Без исә аның ничек татарча өйрәнүе белән кызыксындык.

“Татарча бик камил сөйләшәсез, махсус өйрәндегезме?” дигән сорауга ул үзенең Төркиядә яшәгәндә татарча белмәвен әйтте. “Казахча өйрәндем. Диссертацияне дә казах эпослары буенча казахча яздым. 2002 елда Татарстанга баргач, татарча өйрәндем. Тулай торакта дуслар белән сөйләшеп, татар факультетында эшләп, телне үзләштердем. Татар телен өйрәнү авыр булмады. Хәзер үзем татар телен укытам. Безнең Кыркларәли университетында бер семестр “Хәзерге кыпчак төрки телләре” дигән дәрес укытыла. Бу - төрки телләр кафедрасында укучылар өчен мәҗбүри дәресләр. Алар татар әдәбиятын да өйрәнәләр. Студентлар арасында монда яшәүче татарлар, төрекләр һәм башка милләт вәкилләре бар... Университетта ике мәртәбә Идел-Урал буенда яшәүче төркиләргә кагылышлы гыйльми конференция уздырдым. Быел өченчесен үткәрергә тырышам. Хәзер әле Бөек Ватан сугышы чорына багышланган "Салампи" дигән чуаш романын төрекчәгә тәрҗемә итәм”, - диде галим.

Бүләнт Бәйрәм Татарстанда яшәгән вакытта “Язмыштан узмыш юк” гыйбарәсенең хәтеренә уелып калуын да әйтте. “Ул гыйбарә минем үземә дә бик туры килә, - диде доктор. - Мин Татарстанда эшләгән вакытларда икътисади авырлыклар бар иде. Шуңа күрә иң еш ишеткән сүзләр шул булды: "Нишләргә? Вакыт юк, акча юк...", - дип, хатирәләр белән уртаклашты ул.

Гомумән, "Пәнҗешәмбе сөйләшүләре" дип аталган очрашу дустанә фикер алышудан торды, татарлар турында күп мәгълүмат җиткерелде.

Искешәһәр "Төрек учагы" җитәкчесе, галим Нәдим Үнал, чыгыш ясаучыга рәхмәтен белдергәндә, аның күбрәк реалист буларак сөйләвен, романтизмны онытуына ишарәләде. Бу сүзләргә җавап итеп Бүлент Бәйрәм: "Аннан татар хатынын алып килдем, тагын да күбрәк романтизм була аламы?!" - дип шаяртты. Аннары Нәдим Үнал Төркиядә яшәгән танылган татар шәхесләрен искә төшерде: "Безнең җәмгыятьне төзүчеләр арасында татарлар бар. Алар "Төрек учаклары"н төзү белән генә шөгыльләнмәгәннәр, бүгенге Төркия Республикасының нигезен салучылар да булганнар".

Ике ел элек Татарстанны күргән җитәкче, сөйләшүгә йомгак ясап: "Һәр төрек Казан шәһәрен, Болгарны күрергә тиеш. Хәзер сәфәрдә йөрү кыен түгел. Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен күрмәгән төрек - төрек түгел", - диде.

Белешмә өчен. 1912 елда нигез салынган "Төрек учаклары" дип аталган үзәкләр Төркиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан. Әлеге җәмгыятьне оештыручыларның берсе - танылган татар галиме, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура (1876-1935). Бүгенге көндә җәмгыять төрле илләрдә яшәүче төрки халыкларны өйрәнә, аларга багышланган конференцияләр, фикер алышулар үткәрә.