news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында милли һәм дини тормышның Интернетта яктыртылу дәрәҗәсе турында сөйләшәчәкләр.

Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин фикеренчә, диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк

3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Анда дүрт дискуссион мәйдан эшлиячәк. Аларның берсе Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктыртуга багышланган.

«Интернетның әһәмияте арта бара. Анда уңай мәгълүматтан кала тискәресе дә бар. Диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк. Без уңышларга ирештек дип әйтеп булмый. Диния нәзарәтләренең сайтларын карасак, ул — традицион яңалык сайты, анда әлләни табып булмый», — диде Рәфикъ Мөхәммәтшин форумга багышланган матбугат очрашуында.

Ул шулай ук дини уку йортларының сайтларын да актив алып барырга һәм социаль челтәрләрне үстерергә өндәде.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында шулай ук дини оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү, рухи мирасны өйрәнү һәм дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләре мәсьәләсе күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot