news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал төбәгендә танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган

Ул «Яшьлек» ансамблен җитәкләп, яшь буынны вокал серләренә өйрәткән.

Урал төбәгендә танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Урал төбәгендәге танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итте.

Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.

«Ильдам безнең дустыбыз, ничәмә еллар буе Свердловск өлкәсенең авыл-шәһәрләрен бергә гизеп, милләттәшләребезгә йөрәк түрләреннән чыккан туган моңнарыбызны өләшүче, „Яшьлек“ ансамблен җитәкләп яшь буынны вокал серләренә өйрәтүче иптәшебез иде. Менә шундый, шат көләч йөзле, көр күңелле, шаян телле, үткен сүзле булып истә калырсың, Ильдам! Урыннарың жәннәтнең түрләрендә булсын», диелә хәбәрдә.

Мәрхүмне 30 майда Екатеринбур шәһәрендәге «Мәүлид» мәчетеннән соңгы юлга озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100