news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачылачак

Татар, башкорт һәм рус телендәге китапларны үз эченә алган медиаүзәк 2,5 мең даими укучыга исәпләнгән.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Тиздән Магнитогорск Үзәк китапханәсендә татар этник медиаүзәге ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Магнитогорск шәһәрендә Үзәк шәһәр китапханәсе 1929 елның декабрендә ачыла. 90 ел эчендә аның китап саклагычны үз эченә алган ике катлы зур бинасы сафка басу белән бергә, шәһәрнең барлык почмакларында берничә филиалы барлыкка килә. Хәзерге вакытта Үзәк шәһәр китапханәсендә капиталь яңарту эшләре бара. 2019 елда учреждение «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә төзү өчен ун миллион сум акча алган.

Татар китапханәсенең яңа исеме этник медиаүзәк дип атала, ул ремонттан соң яңа бинага күченәчәк. Татар, башкорт һәм рус телендәге китапларны үз эченә алган медиаүзәк 2,5 мең даими укучыга исәпләнгән.

Алдынгы цифрлы технологияләр белән җиһазландырылган заманча интеллектуаль үзәк тиздән үз ишекләрен ачыр дип көтелә. Өстәвенә, китапханәнең интерьеры да үзгәрәчәк, ул 16 меңнән артык китап белән тулыланачак.

Биредә хезмәткәрләр һәм кулланучылар өчен автоматлаштырылган эш урыннары да булачак. Моннан тыш, китапханәне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Уңайлы мохит» таләпләренә яраклаштырачаклар. Капиталь ремонт эшләрен быелның 31 июлендә тәмамлау күздә тотыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100