news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядәге мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучылар видеоролик яздырып җибәргән

Тамашага Төмән, Казан, Чабаксар шәһәрләреннән, Ульяновск өлкәсеннән һәм Чувашиянең Комсомол районыннан җырчлар катнашкан.

Чувашиядәге мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучылар видеоролик яздырып җибәргән
http://tatar-congress.org

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге «Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы XII Төбәкара онлайн мөнәҗәтләр фестивале үткәрде. Аять, мөнәҗәт, бәет һәм нәшидләр яздырылган видеороликларны жюри бәяләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«АRT-MEDHIA» дип исемләнгән чарада 12 ел эчендә 3 меңгә якын кеше катнашкан.

Быел ул Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды. Анда Төмән, Казан, Чабаксар шәһәрләреннән, Ульяновск өлкәсеннән һәм Чувашиянең Комсомол районыннан килгән дини эпик җыр башкаручылар катнашты.

Аять, мөнәҗәт, бәет һәм нәшидләр яздырылган видеороликларны Комсомол районының Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәет Зәйнуллин, Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин, проектның авторы, «Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов, хатын-кыз абыстайлар һ.б. бәяләде.

XII Төбәкара онлайн мөнәҗәтләр фестивале программасында мөнәҗәтләр, изге Коръән китабыннан аятьләр, пәйгамбәрләр тарихы, тарихи вакыйгаларга багышланган нәшидләр тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100