news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Астанада Муса Җәлил исемендәге республикакүләм бәйге җиңүчеләре ачыкланды
Быел бәйгегә 150гә якын гариза килгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Астанада Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм әдәби бәйге җиңүчеләре ачыкланды. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итә.
- Бәйге Астана шәһәре "Дуслык" татар мәдәни үзәге тарафыннан беренче тапкыр 2016 елда үткәрелә. 2017 елда ул республикакүләм статус ала. Шул вакыт эчендә оештыручыларга 500дән артык иҗади эш килә.
Быел бәйгегә 150гә якын гариза килгән. Әмма шорт-исемлеккә 32 эш кенә эләккән.
Конкурста катнашучыларны өч яшь категориясендә бүләкләгәннәр.
8-12 яшьлекләр арасында Дарина Әмирҗанова, Әминә Анатолы, Данис Үтәкәев 1-3 урыннарны яулаган.
13-18 яшьлек катнашучылар арасында призлы урыннарны Мария Кучерова, Елизавета Залуцкая һәм Ясминә Куаныш бүлешкән.
19-29 яшьлекләр арасында Диана Мифтахетдинова, Камил Острецов, Назерка Агажановның эшләре иң яхшы дип табылган.
Аларга дипломнар, конкурс өчен махсус эшләнелгән сын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot