news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары узачак төбәкләрне әйтте

«Быел 19 июнь федераль Сабан туе Нижневартовскта узачак. Себердә яшәгән татарларга рәхмәтле булып, Сабан туе уздырып кайтачакбыз. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак», — диде.

Васил Шәйхразиев федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары узачак төбәкләрне әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алдагы өч елда федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары кайда узачагын әйтте.

«Быел 19 июнь федераль Сабан туе Нижневартовскта узачак. Себердә яшәгән татарларга рәхмәтле булып, Сабан туе уздырып кайтачакбыз. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак. Анда да әзерлек бара», — диде ул Фәннәр академиясендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу тантанасында.

Васил Шәйхразиев әйтүенчә, 2022 елда бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә, федераль Сабан туе Ульяновск шәһәрендә узачак.

 «2023 елда Кузбасста Федераль Сабан туе узачак. Сергей Евгеньевич Цивилев (Кемерово өлкәсе губернаторы — Т.И. искәрмәсе) „Бөтендөнья шахтерлар Сабан туен үткәрсәк тә, 2023 елда Сабан туйны бездә калдырыгыз дип үтенеп сорыйм“, диде. 2023 елда Әстерханда бөтенроссия авыл Сабан туе узачак», — диде Милли шура рәисе. 

Аның сүзләренчә, 30 майда Әстерханның берәр районында быел да Сабан туе үткәрергә ниятлиләр. «Өч ел алдан безнең төбәкләр чиратта басып торалар. Сабантуйлары кирәк. Без кырда эшләүче һәр кешенең шулай дәрәҗәсен күтәрәбез», — диде Шәйхразиев. Бу сүзләргә зал кул чапты. 

«Кечкенә гаеп бар бездә дә. Кайбер урыннарда Сабан туе фестиваль кебеккә әйләнде», — дип таныды Милли шура рәисе. Ул Сабан туйларында батырларга кулъяулык, сөлге чигеп бирү традицияләре булганын да искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100