news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта татар мәдәни үзәге ачылу тантанасы булды

Үзәк ярты ел эшли, ләкин аның ачылу тантанасы пандемиягә бәйле рәвештә кичектерелеп торды.

Екатеринбургта татар мәдәни үзәге ачылу тантанасы булды
Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 2021 елның 27 мартында Екатеринбургта Татар мәдәни үзәге рәсми рәвештә ачылды. .

Үзәк ярты елга якын эшли, әмма ачылу тантанасы пандемиягә бәйле рәвештә кичектерелеп торды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Екатеринбург Татар мәдәни үзәге Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы ярдәме белән төзелде. 2021 елның февралендә Татар мәдәни үзәге директоры вазифасына вакытлыча Светлана Гәрәева сайланды, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot