news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Россия Империясен төзүдә татар халкы зур роль уйнаган

Илнар Гарифуллин рус морзалары арасында татарларның утыз процент тәшкил итүен искәртте.

Тарихчы: Россия Империясен төзүдә татар халкы зур роль уйнаган
Рамил Гали

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Империясенең төзүчесе рус халкы гына түгел, татар милләте дә зур роль уйнаган ди тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин. Бу фикерен ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Шул ук рус морзалары арасында татарлар — утыз процент. Күпчелек сугышларда Россия җиңеп чыккан вакытта татар гаскәрләренә, татар милләтенең көченә таянган. Мәсәлән, Петр I Европага чыккан чакта, Петербургны төзегәндә күбрәк татар лашманнары белән куллана. Бишбалта бистәсендә кораблар төзиләр, алар Кара диңгезгә чыга, Россия Империясен көчәйтә», — диде ул.

Аның фикеренчә, Россия Империясенең горурлыгы татар милләте аркасында да барлыкка килгән. «Сорау туа: татар милләтен Россия дәүләтен төземәгән халык дип игълан итү дөресме? Башка халыкларның да керткән өлешләре зур. Әмма без Россия эчендә яшәгән халыкны „күпмилләтле халык“ дип атыйбыз, шул ук вакытта русларны „дәүләт төзүче“ халык дип әйтү дөрес түгел», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100