Тарихчы көчләп милләте үзгәртелгән татарларның татарга хезмәт итүдән туктавын әйтте

Илнар Гарифуллин «башкортлашу» сәясәтенә гади карамавын белдерде.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин татарны көчләп башкортка әйләндереп булмый дигән фикер белән килешмәвен әйтте. Ул көчләп милләте алыштырылган татарларның татарга хезмәт итүдән туктавын әйтте. Бу хакта ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Мәсәлән, Башкортстанның Учалы районыннан чыккан татарлар арасында татар мәдәниятенә хезмәт итүче кеше юк диярлек. Шуңа күрә мин „башкортлашу“ сәясәтенә гади карамас идем», — диде ул.

Сәясәтче Учалы якларында халыкның күпчелеге башкорт, ләкин анда элек-электән үк татар авыллары да булганлыгын әйтте. «Ул татар авылларын илленче еллардагы җанисәп вакытында күпчелеген „башкорт“ дип язганнар һәм башкорт телен керткәннәр. Хәзерге көндә анда яшәгән халыкның үзаңы ике төрле: алар үзләрен татар, башкорт, типтәр дип тә атый», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

«Башкорт теле белән татар теле якын дип уйлыйбыз, нинди аермасы бар инде диләр? Ул тел белән генә бәйләнми, телне өйрәткән вакытта телдән тыш, „Башкортстан мәдәнияте“ дигән дәреслек, анда башкорт халкының тарихын, мәдәниятен „сезнең туган тарих, мәдәният“ дип кертәләр иде. Бу — пропаганда», — диде Илнар Гарифуллин.

Ул милли зыялылар, язучылар, артистлар арасында Башкортстаннан чыгучылар бихисап булганлыгына басым ясады. «Күз алдыгызга китерегез, алар татар мәдәниятеннән өзелгәннәр ди, бу бушлыкны ничек тутыра алыр идек икән? Кеше юк. Без ул вакытта мәдәниятебезнең дә киләчәген бетерәбез дигән сүз», — дип саный ул.

Илнар Гарифуллин Татарстан тарихына да күз салды. «Аның оештыручылары — Башкортстан татарлары. Солтангалиев, Сәетгалиев, Галимҗан Ибраһимовлар. Татарстанның мәдәни ягыннан оешу фундаментын Башкортстан татарлары тәшкил иткән. Шушы фундаментны югалтсак, безгә кайгылар килергә мөмкин», — диде ул.