news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүче көрәшче гармуннар һәм сандыклар җыя

Хәзер аның коллекциясендә егермедән артык гармун, дистәләгән сандык бар.

(Чирмешән, 31 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы үзәгендә яшәүче Марат Минтаһир улы гармуннар җыя. Хәзер аның коллекциясендә егермедән артык гармун, дистәләгән сандык бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул гармуннарны гаражында матур итеп киштәләргә тезеп куйган. Телле уен коралларының күрер күзгә искеләре дә, буяулары ялтырап торган бик матурлары, яңараклары да бар.

-Минем әти, аның сеңелесе дә гармунда уйныйлар. Безнең өйдә гармун гел бар иде. 2нче класста укыганда мин дә бераз шыгырдата башладым, — ди Марат. –Аннан, үсә төшкәч, «егетләнә» башлагач, моңа бөтенләй кызыгып киттем. Урамда бүрәнәләр өстендә кызлар белән кич утырулар башланды. Безнең Тынычлык урамында Ришат Төхвәтуллин, Нияз Гыйләҗев гармунда яхшы гына уйныйлар иде. Дустым Мөдәррис Латыйпов та оста. Аларга карап тагын да ныграк «кыздым». Көндез нинди дә булса көй өйрәнеп, кичен шушы уңышлар белән мактаныша идек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100