news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә Казан урамында һәйкәл куярга тәкъдим итте

Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, халык язучысы исемен мәңгеләштерү зарур.

Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә Казан урамында һәйкәл куярга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәткә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә сөйләде.

«Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш», — диде ул.

Данил Салихов фикеренчә, Нәкый Исәнбәт эшләгән эшләрне бер институт та башкара алмый. «Нәкый ага гомере буе татар халкына хезмәт иткән, аны данлаган кеше. Аның әсәрләре күп еллар дәвамында театр сәхнәләрендә куелды, йөзләгән, меңләгән кешеләрне тәрбияләде. Ул татарның күңелендә тирән эз калдырган, аның шәхесе сакланырга тиеш», — дип чыгыш ясады ул.

«Быел аксакалыбызга 120 ел тула. Ул кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булыр дип өметләнәбез. Без җитәкчелеккә дә шушындый мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аның исемен телгә алды, юбилей елы икәнен искәрмә ясады», — диде Данил Салихов.



Галерея: Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел «Мин Тукайның замандашы» кичәсе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100