Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарытаудагы татар яшьләре милләтара мөнәсәбәтләр буенча фикер алышкан
Сарытаудагы татар яшьләре милләтара мөнәсәбәтләр буенча фикер алышкан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бу көннәрдә “Сарытау” татар яшьләре оешмасында “Яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” узган. “Сарытау” газетасы баш мөхәррире Рөстәм Әбүбәкеров “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерүенчә, “түгәрәк өстәл”не өлкәнең мәгариф министрлыгының яшьләр сәясәте бүлеге белән “Сарытау” татар оешмасы оештырган.
Утырышка яшьләр милли җәмгыятьләре вәкилләре, Сарытау шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗтимагый берлек җитәкчеләре чакырылган булган. Анда “Толерантлык нәрсә ул?”, “Башка мәдәниятне ничек аңларга?”, “Бүгенге Россиядә скинхедлар” дигән мәсьәләләр каралган. Җыелыштагы фикерләр гомумиләштерелгәч, нәтиҗәләре Идел буе халыклары конференциясендә тәкъдим ителәчәк.
Рөстәм Әбүбәкеров белдерүенчә, “Сарытау” татар яшьләре оешмасы киләчәктә дә шундый чаралар уздыруны күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз