Авылда яшәүче шагыйрь юбилее

Авылда яшәүче шагыйрь юбилее

(Уфа, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бәләбәй районында яшәп иҗат итүче татар шагыйре Азат Әхмәткә 50 яшь тулды. Шушы уңайдан районда мәдәни чаралар башланды.

Шагыйрьнең алтын юбилеена багышланган чираттагы иҗат кичәсе районның Мәтәүбаш авылы урта мәктәбендә үтте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бергә бирегә килгән язучылар һәм журналистлар да катнашкан бәйрәм кичәсе матур оештырылган иде. Чыгыш ясаучылар авылда яшәп иҗат итүче үзенчәлекле шагыйрьнең әсәрләрен югары бәяләп, аңа киләчәктә дә илһам канатларында югары үрләргә җитүен теләде. Танылган шагыйрь Камил Фазлый үзенең каләмдәшенә котлау сүзендә аны «табигать баласы» дип атады һәм аның лирик шигырьләренең таш бәгырьле кешеләрне дә елатырлык дәрәҗәдә хисле, ялкынлы булуын билгеләде. Ә «Бәләбәй хәбәрләре» район газетасының баш мөхәррире Рөстәм Идиятуллин Азат Әхмәтне олы шагыйрь итеп тануын әйтеп, аның район данын күтәрүен дә ассызыклады.

Иҗат кичәсендә Азат Әхмәт үзенең соңгы вакытта язган кайбер шигырьләрен дә укып ишеттерде. Ә укучылар килгән кунакларга концерт номерларын әзерләгән иде.

Калын-калын китаплар чыгарып танылмаса да, Азат Әхмәтнең Башкортстан әдәбиятында үз урыны бар, аның иҗаты тирән фәлсәфәле. Дөньяның үзгәрешләрен сизгер тоемлый белүе белән дә дикъкатьне җәлеп итә аның иҗаты. Темаларының күптөрлелеге, шигырьләренең югары камиллеге, кабатланмас образлары белән дә көчле шагыйрь ул. Азат Әхмәтов ел саен Бәләбәйдә уздырылучы «Илһам чишмәләре» шигърият бәйрәмендә катнаша. Андагы иҗади бәйгедә җиңеп тә чыкканы бар аның. Ә 2002 елда авылда яшәүче шагыйрь Бәләбәй районы һәм шәһәре хакимияте булдырган Фатих Кәрим исемендәге премиягә лаек булды. Әле шагыйрь иҗатының иң җимешле чагы. Димәк, киләчәктә дә безне үзенең бик шәп әсәрләре белән куандырачак әле ул.