news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия татарлары Рөстәм Яхинга багышлап фильм-концерт төшергән

Концерт Яхинның бер төркем татар артистлары белән 1968 елда Финляндиядә концерт кую уңаеннан әзерләнгән.

Финляндия татарлары Рөстәм Яхинга багышлап фильм-концерт төшергән

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез татар композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт фильм әзерләгән.

«Видео концерт төшерү идеясен Финляндия төркиләре берлегенә тәкъдим иткәч, фикеремне хупладылар. 1968 елда Рөстәм Яхин белән берлектә Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Марс Макаров, Марат Әхмәтов килә. Ул концертта мин дә булдым, миңа ул вакытта ун яшь иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Финляндиянең Татар җәмгыяте рәисе Варол Абдрахим.

Концертны Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте дәресләре лекторы Окан Дахер, элекке Финляндия татарлар берлеге рәисе Чыңгыз Сафиулла тормыш иптәше Фәһимә апа караган булган.

Фильмда милләттәшләребез Яхинның танылган әсәрләрен башкара, уен коралларында яңгыраталар. Шулай ук Рөстәм Яхинны күреп белүчеләр «Интертат.татар» сайтында истәлекләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100